Бүген Бакуда Рөстәм Миңнеханов белән Илһам Алиев очрашуы узды. Әзәрбәйҗан Президенты Татарстан Рәисен үзенең резиденциясендә кабул итте.
Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗанга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Илһам Алиевның БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Казанда булган чорында килешенгән иде.
"Без дустанә Россия-Әзәрбәйҗан мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, соңгы елларда элемтәләр сизелерлек активлашты. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Әзәрбәйҗан арасында товар әйләнеше 102 млн доллар тәшкил иткән. Агымдагы елның тугыз аенда үзара сәүдә күләме үсеш күрсәтә һәм инде 80,8 млн доллардан артып киткән.
"Безнең сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур мөмкинлекләребез бар. Татарстанның кайбер предприятиеләре Әзәрбәйҗанда күптән инде эшли. Алар эшләрен киңәйтергә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул елга һәм диңгез юллары буенча сәүдәне үстерүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте, чөнки бу юнәлеш бүген кулланылмый диярлек. Шул ук вакытта әлеге эшне Идел-Кама бассейны кысаларында җайга салу мөмкинлеге бар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов әңгәмәдә «Аләт» ирекле икътисадый зонасынаан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Татарстан продукциясенә килгәндә, сүз авыл хуҗалыгы техникасы, нефть химиясе продукциясе, нефть-газ, компрессор, суыткыч җайланмалары, автомобиль шиннары турында бара.
Илһам Алиев, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, очрашуга бик шат булуын белдерде. "Без Казанда килешенгәнчә, елны Бакуда очрашу белән тәмамлыйбыз", - дип ассызыклады Әзәрбәйҗан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Илһам Алиевка татар җәмәгатьчелегенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Әзәрбәйҗанда бүген якынча 18 мең ватандашыбыз яши. Шул ук вакытта ул Татарстан тормышында әзәрбәйҗаннарның милли-мәдәни автономиясе вәкилләренең актив катнашуын билгеләп үтте. Соңгы исәпкә алу мәгълүматлары буенча алар 8,7 мең кеше.