Татарстан Рәисе Навои өлкәсе Хакиме белән Навоида сәнәгать паркы төзү турында фикер алышты

18.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Навои өлкәсе Хакиме Нормат Турсунов белән очрашты.

Очрашу Нәвои шәһәрендә узды. Навои өлкәсендә ирекле икътисадый зона территориясендә «Навои сәнәгатен үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан махсус сәнәгать паркын булдыруда консультацияләр бирә. Рөстәм Миңнеханов проектны гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә булачак технопаркның 40 мең кв. метрлы беренче корпусы төзелә.

Навои өлкәсеХакиме Нормат Турсунов белән очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Навоида әлеге проектны дәүләтара хезмәттәшлек мәнфәгатьләрендә гамәлгә ашыруның мөһимлеген искәртте, аңа бүген Үзбәкстан һәм Россия президентлары аерым игътибар бирә.

Яклар «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендә индустриаль парк корпуслары төзелешенең барышын тизләтү, кирәкле коммуналь инфраструктура белән тәэмин итү, белгечләр әзерләү һәм квалификацияле эшче кадрлар җыю мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Навои өлкәсе Хакиме Нормат Турсуновны хезмәттәшләре делегациясе белән бергә 2025 елда Татарстан Республикасына килергә һәм сәнәгать паркларын һәм ирекле икътисадый зоналарны үстерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә чакырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.