Алексей Песошин 2025 елгы Россия венчур форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды

18.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия венчур форумы-2025не әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының икенче утырышы узды. Утырыш Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды. Чарада ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

РВФ-2025не әзерләү һәм уздыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев чыгыш ясады. XIX Россия венчур форумы Казанда 2025 елның 9-11 апрелендә узачак. 9 апрельдә Иннополиста «нульле көн» узачак.

Программага панель дискуссияләр, визионер лекцияләр һәм Speed Dating форматындагы профильле b2b-очрашулар кертеләчәк, шулай ук «Иннополис» МИЗ алдынгы резидентларының һәм стартапларының питч-шоуларын уздыру планлаштырыла. Төп программа 10-11 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮдә узачак, бу: конгресс чаралары, экспозиция өлеше, пленар утырышлар һәм стартапларның питч-сессияләре.

Форумның максаты - технологик эшкуарлыкка ярдәм итү һәм барлык стадияләрдә венчур инвестицияләүне үстерү, стартаплар, инвесторлар һәм корпорацияләр арасында яңа партнерлык булдыру. Чараны оештыручылар фикеренчә, форум аның бөтен тарихында иң колачлысы булырга вәгъдә итә. Фонд дөньяның төрле төбәкләреннән эре венчур фондларына чакырулар юллады.

Өстәмә рәвештә форум кысаларында «Венчур уеннары» бөтенроссия конкурсының 15 млн сум приз фонды белән финалы узачак. «Кичке РВФ"та венчур инвестицияләүнең Россия тармагы лидерларына премияләр тапшыру планлаштырылган. Бүген форумны оештыру комитеты утырышында

ТР Фәннәр академиясе белән форумга әзерлек буенча тыгыз багланышларны аерым билгеләп үттеләр. Аерым алганда, Россия венчур форумында катнашучылардан фәнни мәкаләләр җыентыгы әзерләнәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.