«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 5 ел эчендә Татарстанда 5 мең 174 ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Наилә Зиннәтуллина билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы үзенең зурлыгы аркасында 1,5 млн татарстанлы - республиканың һәр өченче кешесе тормышына турыдан-туры йогынты ясады.
Эре шәһәрләрдә программа кысаларында җәяүлеләргә уңайсызлыклар тудырмыйча парковка урыннары санын арттырдылар. 5 ел эчендә 96 меңнән артык яңа парковка урыны булдырылган.
Наилә Зиннәтуллина һәр йортны төзекләндергәндә җирле халыкның теләкләре исәпкә алынуын искәртте.