Бүгенгә республикада 3 млн 287 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган - план 104%ка үтәлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Торак төзелешендә иң зур өлеш - шәхси торак төзелеше. Бүгенгә 2 млн 350 мең кв. м мәйданлы 17 мең 408 йорт тапшырылган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 776 мең кв. м булган 130 күп фатирлы йорт тапшырылган һәм социаль ипотека линиясе буенча гомуми мәйданы 162 мең кв. м булган 59 йорт төзелгән. Аерым категориядәге гражданнар өчен торак буенча 4 программаның берсе - ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча эшләр дәвам итә.
Бүгенге көндә республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан барлык торак урыннары буенча да контрактлар төзелгән, шулардан милек хокукы республикада 259 торак урынга теркәлгән. Дәүләт торак фонды тарафыннан 362 бина буенча Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшыру процедурасы алып барыла.
Мәгариф учреждениеләреннән бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, биредә 81% эш башкарылган. Күчүче объектла буенча 3 балалар бакчасы эшләнә әле, шуларның 2се 2025 елга күчә – Апас һәм Лаеш районнарында. Ел ахырына кадәр Питрәч районында төзелеш-монтаж эшләрен төгәлләү планлаштырыла, аның әзерлеге 91% тәшкил итә.
«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча төзелә торган 53 объекттан 4 федераль һәм республика программалары кысаларында Саба районында кан тамырлары үзәгендә эшләр бара, анда 63% башкарылган. Объект шулай ук киләсе елга күчә. Узган ике атнада подрядчылар Түбән Камада һәм Казанда ике объектта эшләрне төгәлләгәннәр. Киләсе блок - спорт тармагы. Биредә 3 федераль һәм республика программасына кергән 22 объектның берсе - Казанда «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы буенча төзелә торган һәм 2025 елга килешү буенча күчә торган футболны үстерү үзәге эшләнә әле. Аның буенча үтәлеш 16% тәшкил итә.
Бу атнада подрядчылар «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Апас шәһәр тибындагы футбол кырының административ бинасын файдалануга тапшырганнар. Шулай ук ябык футбол манежлары төзү буенча республика программасы төгәлләнгән - узган ике атнада Аксубай һәм Сарман районнарында соңгы ике объект файдалануга тапшырылган.
Яшьләр сәясәте буенча Лаеш, Баулы һәм Сарман районнарында 7 объекттан 3 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау дәвам итә. Бүгенгә программа буенча гомуми үтәлеш 94% тәшкил итә. Яшьләр үзәге буенча эшләр 93%ка башкарылган. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча төзелә торган Балык Бистәсе. Объект киләсе елга күчәчәк.
«Экология" илкүләм проекты буенча өч объектның берсе эшләнә - ләм кырларын рекультивацияләү, аның үтәлеше - 88%. Объект шулай ук 2025 елга күчә. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына керүче 40 объекттан, бөтенроссия конкурсында җиңгән ике объекттан һәм республика программасына керүче 22 объекттан торган иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын тулысынча төгәлләнгән. Узган 2 атна эчендә подрядчылар Чаллы шәһәрендәге соңгы объект - парк буенча эшләрне тәмамлаганнар. Шул рәвешле, быел 64 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән. Эшләр республиканың барлык муниципалитетларына да кагылган.
Бу атнада инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларның бөтен блогы тәмамланган. Соңгы объектны файдалануга тапшыру белән Казанда халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү буенча республика программасы тәмам. Бу барлык 45 муниципаль берәмлектә 98 объект. Агымдагы елда барлыгы 159 км су белән тәэмин итү челтәре төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 22 артезиан скважинасы борауланган, 26 су җыю манарасы куелган. Шулай ук подрядчылар Казанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы кысаларында соңгы объектны төгәлләгәннәр.
Ел йомгаклары буенча 8 муниципалитеттагы барлык 48 объектта эшләр тәмамланган. Шулай итеп, программаны гамәлгә ашыруның 2 елында 128 км инженерлык челтәре реконструкцияләнгән һәм капиталь ремонтланган, шулардан: су белән тәэмин итү – 43 км; су агызу – 19 км; җылылык белән тәэмин итү – 66 км. Төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча чаралар дәвам итә. Быелның 11 аенда 18 очрак теркәлгән. Төзелеш мәйданчыкларында контроль-күзәтчелек чаралары туктатылмый.
Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 2846 тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 992 мәртәбә дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башыннан административ җаваплылык турында 184 карар чыгарган. Гомумән алганда, быел ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 1692 тапкыр булганнар.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе гыйнвар аеннан башлап 778 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган.