Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты.
"Теләкләр чыршысы" гамәле Владимир Путин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы башланганчы (тема - Россия Федерациясендә гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре, Россия Федерациясендә Гаилә елы йомгаклары) узды.
Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чыршысыннан балалар теләге булган берничә шарны алды.
Әмир исемле малай, 7 яшь, Актанышта яши һәм бүләккә конструктор алырга хыяллана. Казаннан алты яшьлек Пелагея интерактив уенчык алырга тели.
Лугансктан 12 яшьлек Артем Яңа елга Санкт-Петербургны күрергә һәм Эрмитажда булырга теләк белдергән.
«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәле 2018 елдан бирле бөтен Россия буйлап уза һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер меңләгән кешене берләштерә.
Ел саен бу гамәлдә катнашучыларның теләкләрен меңләгән битараф булмаган гражданнар тормышка ашыра: дәүләт учреждениеләре, коммерция оешмалары вәкилләре, шәхси затлар.
Ел саен Яңа ел гамәленә Россия Президенты Владимир Путин да кушыла. Быел «Теләкләр чыршысы" 2024 елның 15 ноябреннән 2025 елның 28 февраленә кадәр узачак.
Әлеге гамәлдә 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар катнаша.