Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Взлетная һәм Патрис Лумумба урамнары киселешендә урнашкан гадәттән тыш хәлләр урынындагы оператив штабта булды. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде. Искәртәбез, бүген шәһәр дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булды.
Барлыгы 8 БПЛА очып килүе теркәлгән, шуларның 6сы торак массивка, бер аппарат предприятиегә һөҗүм итәргә тырышып караган, тагын берсе елга өстендә булган. Бу урынга барлык хезмәтләр вакытында килеп җиткән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Сәнәгать предприятиеләрендә барлык эшчеләр эвакуацияләнгән һәм саклагыч урыннарда.
Рөстәм Миңнеханов эвакуацияләнгән кешеләр өчен вакытлыча урнаштыру һәм кайнар ашату урыннары оештырырга кушты. Шулай ук Татарстан Рәисе карары буенча якындагы ике көндә (шимбә һәм якшәмбе) Казанда барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды.
Рөстәм Миңнеханов халыкны паникага бирелмәскә һәм Татарстанның рәсми ресурсларындагы мәгълүматны күзәтергә чакырды.