Яңалыклар

26.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң 18 нче шәһәр клиник үзәк сырхауханәсенең поликлиникасында һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең «Г» корпусында булды.

Поликлиника эше турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау минстры Гадел Вафин мәгълүмат бирде. Аннары Рөстәм Миңнеханов функциональ диагностика бүлегенә юнәлде, анда бүлек мөдире диагностика өлкәсендә кулланылучы заманча җайланмалар белән эшләү үзенчәлеге турында сөйләде.

26.01.2018

Россия нефтьчеләре 2017 елда «ОПЕК+» килешүләре кысаларында нефть чыгаруны тоткарлап тору буенча үз бурычын үтәгән. Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы белдерүенчә, нефть чыгару күләме үткән ел 546,7 млн. тонна тәшкил иткән, ягъни үткән елның шушы чорына карата 99,9% (минус 800 мең тонна). Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә кече нефть компанияләре һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнар бүлекчәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре катнашты.   

26.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәрвишләр бистәсендә (Казан, Тирәкле урам, 2а) яңа йөзү бассейнын ачуда катнашты. 

"Ракета" бассейны 2017 елда "2016-2020 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән.

26.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар йөзү спортын үстерү, алга таба хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. 

25.01.2018

"Дакар-2018" ралли-марофон җиңүчеләре "КАМАЗ-мастер" командасы белән бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда очрашты.

Очрашу Владимир Путинның Казанга эш сәфәре кысаларында узды. 

Владимир Путин белән "КАМАЗ-мастер" спортчыларын сәламләргә РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин килде. 

25.01.2018

ТАНЕКО проектын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга хәбәр итте. 

Исәкртик, Владимир Путин Казанда эш сәфәрендә. 

Ул Казанда видеоконференцэлемтә аша ТАНЕКО белгечләре белән (Түбән Кама шәһәре) сөйләште. 

Рөстәм Миңнеханов дәүләт җитәкчесенә ТАНЕКО проекты турында сөйләде, анда кертелгән инвестицияләр күләме, чималны эшәкртү тирәнлеге (99,2 %), эшкәртү куәте һәм башка кхрсәткечләр турында.

25.01.2018

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре кысаларында Казан федераль университетының (КФУ) Фундаменталь медицина һәм биология институтында булды.

Монда Владимир Путин КФУның ФМ һәм БИдагы симуляцион һәм имитацион укыту үзәгендә һәм медицина симуляторларының инжиниринг үзәгендә булды.

25.01.2018

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында «Татнефть-Арена» спорт комплексы мәйданчыгында узган «Бергәләп алга!» студентлар клубы форумында чыгыш ясады. Дәүләт Башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.  

Форумда Россия Федерациясенең 38 субъектыннан 5 меңнән артык студент катнаша. Россия студентлары көне уңаеннан уздырылучы форумның төп максаты – студентларның команда рухын алга сөрү һәм ил буйлап югары уку йортларының коллектив активлыгын формалаштыру.

25.01.2018

Яңа стратегик Ту-160М ракетоносецын булдыру – югары технологияләр өлкәсен үстерүдә һәм илнең оборонага сәләтен ныгытуда җитди адым. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы хезмәткәрләре белән аралашканда хәбәр итте.

Искәртәбез, Дәүләт Башлыгы Казанда ике көнлек эш сәфәрендә. Владимир Путинны Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Рогозин, Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөри.   

25.01.2018

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булдылар. Дәүләт җитәкчесен РФ Премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин, Россия оборона министры Сергей Шойгу, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов озата йөрделәр. 

Битләр: << 1061 1062 1063 ( 1064 ) 1065 1066 1067 1068 1069 1070 >>