Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында бер көнлек эш сәфәрендә.
Эш сәфәренең төп максаты – энергетика объектлары белән танышу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты.
Очрашу Казан епархиаль идарәсендә узды, анда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә үзара килешкәнлек, төбәктә тынычлык һәм иминлекне саклауга ярдәмнәре өчен рәхмәт җиткерде.
Яңа ел каникулларында Татарстан башкаласы Казанда 55 чыршы куелган шәһәрчек эшләде, аларда 550 дән артык күңел ачу чаралары узды. Шулай итеп, уртача һәр чыршы куелган шәһәрчектә 10 бәйрәм узган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.
2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 260 млрд. сум тәшкил итте (үсеш - 5,1 %). Әлеге күрсәткеч буенча республика Россия регионнары арасында өченче урында. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
2018 елда торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган яңа елның беренче республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча республикда 2 млн. 408,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планнан 100,3 %).
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы. «Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!».
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате. «Кадерле татарстанлылар! Һәрберебез якты өметләр баглаган Яңа ел якынлаша. Бу бәйрәм – якыннарыбыз белән җыелышып, узып баручы елның күңелле мизгелләрен искә алу һәм киләчәккә планнар кору өчен иң күркәм вакыт».
Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Төзелеш һәм капремонт буенча республика программаларының тәмамлануы турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дубайның тотрыклы шәһәре» (The Sustainable City) территориясен карады.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кыла.
«Дубайның тотрыклы шәһәре»ндә булганда территория җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка проект һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләде.