Татарстан Президенты республиканың кече нефть компанияләре белән киңәшмә уздырды

26.01.2018

Россия нефтьчеләре 2017 елда «ОПЕК+» килешүләре кысаларында нефть чыгаруны тоткарлап тору буенча үз бурычын үтәгән. Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы белдерүенчә, нефть чыгару күләме үткән ел 546,7 млн. тонна тәшкил иткән, ягъни үткән елның шушы чорына карата 99,9% (минус 800 мең тонна). Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре эшчәнлеге буенча уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Аның эшендә кече нефть компанияләре һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкчеләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнар бүлекчәләре  җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре катнашты.   

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Россиянең «ОПЕК+» килешүләрендә катнашуы базардагы ихтыяҗ белән тәкъдим балансына ирешергә, нефтькә бәяләр артуны тәэмин итәргә, шуның нәтиҗәсе буларак, бюджетны тулыландырырга мөмкинлек бирде. Нефть чыгаруга квоталарның гамәлдә булуы 2018 елның декабренә кадәр озайтылды. Татарстан Президенты моны ил җитәкчелегенең зур уңышы дип атады. «Беркем дә нефть бәясе баррелына 50 доллардан артык булыр дип ышанмады, ә хәзер ул 70 доллардан артык», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда үткән ел 35,845 млн. тонна нефть чыгарылган яисә үткән елның шушы чорына карата 101%. Шул исәптән «Татнефть» – 28,587 млн. тонна, ә кече компанияләр исә – 7,258 млн. тонна. Республикада Россия нефтенең гомуми күләменең 6,5%ы чыгарыла. 

Күбесенчә Татарстан нефтьчеләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә макроикътисадый күрсәтүкечләр буенча уңай динамика күзәтелә, диде Рөстәм Миңнеханов. Җыелма төбәк продукты 2,072 трлн. сум тәшкил итте – чагыштырма бәяләрдә үсеш темпы 103%, сәнәгать җитештерүе күләме – 2,254 трлн. сум. Ил масштабларында Татарстан авыл хуҗалыгы буенча 3 нче урында, 4 нче урында – төп капиталга инвестицияләр буенча, 5 позициядә – сәнәгать җитештерүе һәм торакны гамәлгә кертү күләме буенча. Барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлеп бара. 

Республиканың кече нефть компанияләренең суммар еллык килерен (115 млрд. сум) Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ кереме белән чагыштырды, ә ил өчен аларның салым нәтиҗәлелеген (71 млрд. сум) бюджет системасына гаять зур өлеш дип атады. Салым кертүләреннән Татарстан Республикасы бюджетына 7 млрд. сум кергән.  

«Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанга кичәге эш сәфәре барышында үсешнең төрле мәсьәләләре каралды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шул исәптән республика нефть химиясе үсеше ноктасы итеп мин нефть химиясе комплексын атадым, ә Россия Президенты ТАНЭКОның яңа җайланмаларын эшләтеп җибәрүгә команда бирде. Бу ил өчен дә, республика өчен дә мөһим».

Рөстәм Миңнеханов яхшы эшләре өчен нефтьчеләргә һәм аларның партнерларына, шулай ук бу эшчәнлеккә ярдәм күрсәткәннәре өчен контроль, күзәтү органнарына, федераль структураларга рәхмәт белдерде. Ул 2018 елда да уңышлы эш башкарылыр дип ышаныч белдерде һәм Татарстанның нефть ятмаларын сәнәгати эшкәртүгә 75 ел тулуны билгеләп үтәргә кирәк дип искәртте.

Аннары кече нефть компанияләренең үткән елгы эшенә «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев йомгак ясады.

2017 елда нефтьчеләрнең сәнәгать һәм экологик иминлек таләпләрен үтәүләре турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров сөйләде.

ТР буенча Росприроднадзор идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов 2017 елда кече нефть компанияләрен тикшерү нәтиҗәләре хакында мәгълүмат бирде. 

Үткән ел Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясенең Казан филиалы эше һәм 2018 елга бурычлары турында ГКЗ филиалы директоры Нәкыйп Гатиятуллин чыгыш ясады.

«АРМ-Сервис 116» Азнакай ҖЧҖ генераль директоры Азат Хөсәенов катламны локаль газ-динамик аеру технологияләре турында хәбәр итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА матермаллары буенча