Владимир Путин видеоконференцэлемтә аша ТАНЕКОда ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрде

25.01.2018

ТАНЕКО проектын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга хәбәр итте. 

Исәкртик, Владимир Путин Казанда эш сәфәрендә. 

Ул Казанда видеоконференцэлемтә аша ТАНЕКО белгечләре белән (Түбән Кама шәһәре) сөйләште. 

Рөстәм Миңнеханов дәүләт җитәкчесенә ТАНЕКО проекты турында сөйләде, анда кертелгән инвестицияләр күләме, чималны эшәкртү тирәнлеге (99,2 %), эшкәртү куәте һәм башка кхрсәткечләр турында.

"Сез команда бирсәгез, ике җайланма да - бу нафтаны гидрочистарту һәм җиңел нафтаны изомерлаштыру - болар бергә 200 млню долларга җитте һәм эшләр әле дәвам ителә, - без аларны эшләтеп җибәрә алабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов Түбән Камадан видеоконференцэлемтә аша РФ Президенты Владимир Путинга Россиядә нефть эшкәртүне ныгыту буенча эшләр башкарылганын билгеләде. "Нәтиҗәдә Түбән Камада технологик яктан яңа дәрәҗәдәге максималь тирәнлектәге эшкәртү буенча Комплекс төзелде, - диде Маганов. - Бары ачык нефть продуктлары гына җитештерәбез. Компания проектка 307 млрд. сум кертте, 3,5 мең эш урыны булдырылды. Төзелештә 10 меңнән артык төзүче эшләде. Проект дәвам ителә. Төзелеш дәвам ителә, хәзер төзелештә 6 мең кеше катнаша. Һәм бүген ике яңа производствоны ачарга без әзер. Бу елына 1,1 млн. тонналык нафта гидрочистарту җайланмасы һәм елына 420 мең тонна куәтле җиңел нафтаны изомерлаштыру җайланмасы". 

Владимир Путин ТАНЕКО производстволарын эшләтеп җибәрде: "Башлагыз!" - диде ул. 

"Наил Өлфәт улы! Котлыйм сезне дә һәм бөтен олы коллективыгызны да, - диде Владимир Путин. - Бу чыннан да зур эш. һәм иң әһәмиятлесе уңай нәтиҗә. Алга таба да уңышлар телим". 

Шуннан Рөстәм Миңнехановның Владимир Путин белән очрашуы узды. Рөстәм Миднеханов төбәк үсеше һәм аның икътисады үсеше турында хәбәр итте. "Соңгы елларда уздырылган чаралар эре инвестицион планнарны чынга ашырырга мөмкинлек бирә", - диде Рөстәм Миңнеханов Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук махсус инвестицион контрактларга кагылышлы мөнәсәбәтләрне камилләштерү мәсьәләсенә дә тукталды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина