Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булдылар.
Дәүләт җитәкчесен РФ Премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин, Россия оборона министры Сергей Шойгу, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм РФ оборона министры урынбасары Юрий Борисов озата йөрделәр.
Аэродром комплексында РФ Президенты Ту-160М тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган бомбалаучы - ракета йөртүче стратегик самолетның очканын күзәтте. Самолетка Россия Хәрби-Һава көчләренең беренче баш командующие, Россия Герое, армия генералы Петр Денейкин исеме бирелде.
Самолет 300 метр югарылыкта җиде минут тирәсе очты. Очучылар самолетның һавада тотрыклылыгын тикшерә торган маневрлар ясап карады.