Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында «Татнефть-Арена» спорт комплексы мәйданчыгында узган «Бергәләп алга!» студентлар клубы форумында чыгыш ясады. Дәүләт Башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Форумда Россия Федерациясенең 38 субъектыннан 5 меңнән артык студент катнаша. Россия студентлары көне уңаеннан уздырылучы форумның төп максаты – студентларның команда рухын алга сөрү һәм ил буйлап югары уку йортларының коллектив активлыгын формалаштыру.
Чыгышында Владимир Путин катнашучыларның барысын да Студентлар көне белән котлады. «Бүген монда җыелучыларның барысын да һәм Россиянең барлык студентларын, барлык остазларыгызны, мөгаллимнәрегезне котлыйм. Барыгызга да укуыгызда һәм киләчәк тормышыгызда уңышлар телим. Студентлар һәм яшьләр тырышлыгы белән Россия һәрчак яшь, киләчәккә омтылучан булып калачак», - диде Россия Президенты.
Шулай ук Дәүләт Башлыгы форумда катнашучыларга һәрвакыт шулай кыю һәм эзләнүчән булып калуларын теләде. «Сез яңа заманда туып-үскән кешеләр. Сез хәзер рәхәтләнеп яңа нәрсәләр, яңа мода, яңа музыка, яңа сәнгать, яңа технологияләр тудыра аласыз. Хаталанулардан курыкмагыз, аларны җиңеп чыгарлык мөмкинлекләр табыгыз, шул чакта сез, әлбәттә бәхетле һәм уңышлы булачаксыз. Минем сезгә ихлас теләгем шул. Уңышлар сезгә!» - диде РФ Президенты.