Владимир Путин: Ту-160М булдыру – илнең оборонага сәләтен ныгытуда җитди адым

25.01.2018

Яңа стратегик Ту-160М ракетоносецын булдыру – югары технологияләр өлкәсен үстерүдә һәм илнең оборонага сәләтен ныгытуда җитди адым. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы хезмәткәрләре белән аралашканда хәбәр итте.

Искәртәбез, Дәүләт Башлыгы Казанда ике көнлек эш сәфәрендә. Владимир Путинны Россия Федерациясе вице-премьеры Дмитрий Рогозин, Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөри.   

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, яңа Ту-160М очкычы һавада Россия атом-төш триадасын шактый ныгытачак. Ул ассызыклаганча, һава судносының иске версиясен эшләү 1993 елда туктатылган. 2015 елда ил җитәкчелеге Казан авиазаводында стратегик ракетоносецны торгызу турында карар кабул иткән. «Бу – бөтенләй башка самолет. Бу завод  коллективының зур казанышы. Барыгызны да котлыйм! Эш киләчәктә дә шул ук нәтиҗәләр белән дәвам итәр дип ышанам», - диде Дәүләт Башлыгы.   

РФ Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Ту-160ның граждан версиясен дә эшләргә кирәк.

Аннары Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов барында РФ Оборона министрлыгы белән «Туполев» ГАҖ арасында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы ихтыяҗлары өчен модернизацияләнгән стратегик Ту-160М ракетоносецларын китереп тору турында контракт имзаланды. Документка Россия Федерациясе Оборона министры урынбасары Юрий Борисов һәм  Берләшкән авиатөзлеше корпорациясе президенты Юрий Слюсарь кул куйды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.