Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң 18 нче шәһәр клиник үзәк сырхауханәсенең поликлиникасында һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең «Г» корпусында булды.
Поликлиника эше турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау минстры Гадел Вафин мәгълүмат бирде. Аннары Рөстәм Миңнеханов функциональ диагностика бүлегенә юнәлде, анда бүлек мөдире диагностика өлкәсендә кулланылучы заманча җайланмалар белән эшләү үзенчәлеге турында сөйләде.
Рөстәм Миңнехановка «18 нче шәһәр клиник үзәк сырхауханәсе» ДАСИ медицина учреждениенисен модернизацияләү этаплары турында хәбәр иттеләр.
Медицина учреждениесен модернизацияләү киләчәктә аның хезмәт күрсәтүләр санын арттырачак, планлы операцияләрне көтү вакытын киметәчәк, халыкның күрсәтелгән медицина хезмәтләренең сыйфатыннан канәгать булу дәрәҗәсен арттырачак.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең матди-техник базасын модернизацияләүнең чираттагы этабы нәтиҗәләре белән таныштылар. Кунакларга нур диагностикасы бүлеген тәкъдир иттеләр.
2018 елның гыйнварыннан нур диагностикасы бүлегендә 512 киселешкә исәпләнгән заманча РКТ аппараты эшли башлаган, ул үткәрелүче тикшеренүләрнең сыйфатын арттырачак.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күрсәтелүче медицина хезмәтләренең сыйфатын арттыру, бу хезмәт күрсәтүләрнең оперативлыгы һәм һәркем өчен мөмкин булуы татарстанлыларның гомере озынаюга китерәчәк.