Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында берничә инвестицияләр проеклары расланды.
Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Алабуга мунициапаль районы, Чаллы һәм Түбән Кама вәкилләре катнашты.
Бүген республикада “Урман атналыгы – 2017” табигатьне саклау акциясе кысаларында “Вахитов” скверында яшь агачлар утыртылды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да истәлекле чыршылар аллеясы утырту акциясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Кол Гали урамындагы автомобиль юлы белән "Миңнебай - Казан" магистраль газ үткәргече һәм "Миңнебай - Казан" магистраль этан үткәргече киселешендә үзгәртү эшләре барышы белән танышты.
2017 елда Дәүләт торак инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау объектларында 3 мең 581 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәләр буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты.
Очрашу Мәскәүдә Россия Федерациясенә Согуд Гарәбстаны Мәлигенең дәүләт визиты кысаларында узды.
Согуд Гарәбстаны ягыннан очрашуда төп министрлар катнашты. Очрашуда тагын Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүген картинг буенча республика ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде.
Бу чарада катнашучыларны Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Шамил Гафаров картинг автомотоспортның нигезе булып тора, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, спортның техник төрләре буенча безнең ил зур уңышларга ирешкән.
Бүген Казанда, «Корстон» КСККда Халыкара укытучы көнен бәйрәм итүгә багшыланган тантана узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Театрлаштырылган тамашадан соң Рөстәм Миңнеханов республикаың мәгариф өлкәсе вәкилләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согудның Россиягә дәүләт визиты кысаларындагы Росси-Согуд Гарәбстаны сөйләшүләрендә катнашты.
Россия Президенты Владимир Путин белән Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд очрашуы Кремльда узды.
Авыл хуҗалыгы – республика икътисадының төп тармагы һәм республиканың азык-төлек иминлегенең нигезе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көненә багышланган тантанада хәбәр итте.
Казан теннис академиясендә узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы механизаторлары һәм ветераннары катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев чит илләрнең ММЧ вәкилләре белән очрашты.