Владимир Путин Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтыннан федераль югары уку йортлары белән уздырылган телекүпердә катнашты

25.01.2018

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре кысаларында Казан федераль университетының (КФУ) Фундаменталь медицина һәм биология институтында булды.

Монда Владимир Путин КФУның ФМ һәм БИдагы симуляцион һәм имитацион укыту үзәгендә һәм медицина симуляторларының инжиниринг үзәгендә булды.

Владимир Путин операцияләр симуляторына аерым игътибар бирде, анда  роботларда табиблар бригадасының – хирурглардан алып анестезиологларга һәм ярдәмче медицина персоналының осталыгы чарлана.

Владимир Путинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе  Президенты Андрей Фурсенко, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар озата йөрде.

Аннары КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты бинасында Владимир Путин һәм федераль университетлар студентлары катнашында телекүпер уздырылды.

Телекүпер академик мобильлек, Россиядә югары уку йортларын тәмамлаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләренә һәм студентлар тормышының башка аспектларына багышланды.

Очрашуны ачып, Владимир Путин катнашучыларның барысын да Студентлар көне белән котлады.  

Безнең барлык инициативалар бүген яшьләр үзләрнең мөмкинлекләрен тормышка ашыра алуга корылган, диде Владимир Путин. Ул федераль университетларның уңай тәҗрибәсе һәм мәгарифнең бөтен системасына таратырлык алдынгы алымнар турында сөйләшергә тәкъдим итте. 

Владимир Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, КФУга 2010 елда «яңа сулыш өрелде» – аңа берничә мәгариф мәйднчыгы килеп кушылды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.