Владимир Путин Казанда "КАМАЗ-мастер" командасы белән очрашты

25.01.2018

"Дакар-2018" ралли-марофон җиңүчеләре "КАМАЗ-мастер" командасы белән бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда очрашты.

Очрашу Владимир Путинның Казанга эш сәфәре кысаларында узды. 

Владимир Путин белән "КАМАЗ-мастер" спортчыларын сәламләргә РФ Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин килде. 

Владимир Путин тагын бер кат команда спортчыларын җиңү белән котлады һәм кулларын кысты. 

Команда вәкилләре Россия Президентына раллига әзерләнү турындагы видеороликны күрсәттеләр. "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин аҗлатмалар биреп барды. Ул, аерым алганда, раллида катнашкан экипажларның яртысы гына финишка кадәр барып җитүе турында хәбәр итте. 

Владимир Путин шулай ук ярты бак ягулык салып раллида катнашучылар тарихы турында сорашты. "КАМАЗ-мастер" вәкилләре сүзләренчә, "Ивеко" автомобилендәге экипаж махсус участокны узганда, бакны тутырмаганнар, шулай итеп бөтенләй гадел эшләмәгннәр. Шулай да машиналары җиңеләйсә дә, "КАМАЗ" экипажы аларны узып китеп җиңгән. "Без барыбер җиңдек", - диде спортчылар Владимир Путинга. 

"Барысы да авырлыкны аңлый, бу зур хезмәт, барысы да сезнең көрәшегезне күзәтә", - диде Владимир Путин. - Бу команда казанышы. Техникасыз, аны тиешенчә көйләмичә, командада бергә эшләмәсәгез, сез мондый күрсәткечләргә ирешә алмас идегез". 

Спортчылар Владимир Путинга "КАМАЗ" авыр йөк автомобиле моделен бүләк иттеләр. Ахырда бергә фотога төшү булды. 

"КАМАЗ-мастер" командасы белән очрашу Владимир Путинның Казанга визитын йомгаклады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина