Рөстәм Миңнеханов Дәрвишләр бистәсендә яңа бассейн ачылуда: Бездә җәй кыска, шуңа да бассейннар бик кирәк

26.01.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәрвишләр бистәсендә (Казан, Тирәкле урам, 2а) яңа йөзү бассейнын ачуда катнашты. 

"Ракета" бассейны 2017 елда "2016-2020 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән. Спорт комплексы дүрт катлы бинаада урнашкан, анда ике бассейн (кече һәм зур), спорт һәм көрәш заллары бар. Комплекста йөзү, баскетбол, волейбол, мини-футбол, көрәш һәм гомуми физик әзерлек буенча күнекмәләр уздыру мөмкинлеге бар. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бассейн ачылуны истәлекле вакыйга дип атады. "Дәрвишләр бистәсе халкы һәм казанлылар бирегә килеп йөзә ала. Бездә җәй кыска, шуңа да бассейннар бик кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген республикада бер юлы ике бассейн ачыла - икенчесе Балтачта ачылды. Балтач белән видеоконференция аша элемтәгә чыктылар, анда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Балтач районы башлыгы Казандагы чарада катнашучыларны сәламләде. 

Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада хәбәр иткәнчә, бүген Казанда яда спорт объектларын ачуда Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты В. Сальников, Россия суга сикерү федерациясе президенты, Россия синхрон йөзү федерациясе президенты, Россия су полосы федерациясе президенты Алексей Власенко катнаша. 

"Бүген илебездә спорт өлкәсендә күп нәрсә эшләнде, Татарстанда да инфраструктура объектлары күп, без халыкара ярышлар уздырдык - шул исәптән, 2015 елда Су спорт өрләре буенча дөнья чемпионатын да, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 2022 елда кыска суда чемпионат узачак. Ышанам, бу спортчыларыбызга яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк". 

Татарстан Президенты яңа бассейн җитәкчелегенә 200 мең сумга сертификат тапшырды. 

Россия суга сикерү федерациясе президенты Алексей Власенко Татарстан җитәкчелегенә су спорт төрләренә гаять зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Казан бүген - Россиянең су башкаласы, - диде ул. - Киңәшмәләрдә ярышларны кайда уздыру мәсьәләсе күтәрелсә, барысы да, әлбәттә, Казан дип әйтә". 

Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе билгеләгәнчә, аңа "яңадан Татарстанга килү бик шатлыклы - биредә без FINA тарихында иң яхшы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырдык". 

Маглионе сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасы алдагы буыннар спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, гаять зур эш башкара. "Бүген без яңа бассейн ачылу шаһитләре, - диде ул. - Бергә без якты киләчәк төзибез - спорт һәм физик культурага бай киләчәк". 

Массакүләм спортны үстерү - РФ Президенты Владимир Путинның стратегик инициативалары. Бу максаттан инфраструктура төзелә һәм яңартыла. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.