Яңалыклар

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән гадәттәгечә ел енәтиҗәләренә багышланган очрашу үткәрде. 2017 ел йомгаклары буенча, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан икътисадый яктан эшне элеккечә дәвам итә. Бу предприятиеләр эшчәнлегенә дә, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга да, инвестицион проектларга да кагыла. "Гомумән республиканың алга таба үсешкә мөмкинлекләре бар. Киләсе елга 38 республика программасын гамәлгә ашыру каралган. Нефть-газ химиясе комплексына инвестицияләр зур күләмдә. Безнең иминлек күбесенчә икътисадый вәзгыятькә бәйле - нефть химиясе өлкәсе үсешенә, сәнәгать мәйданчыклары эшенә", - диде ТР Президенты. 

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Аскар Жумагалиев белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, ТР Премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты. 

22.12.2017

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать комплексы нәитҗәлеген арттыру өлкәсендге ТатНИИСХ фәнни эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Киңәшмә видеконференцэлемтә режимында республиканың бөтен муниципаль районнары белән узды. 

Россия фәннәр академиясенең Федераль тикшеренү үзәге Казан фәнни үзәгенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров хәбәр иткәнчә,. институт Татарстан авыл хуҗалыгы комплексының бердәм системасында эшли. 

22.12.2017

Татарстан Республикасында 2017 елның 22 декабрь көненә 2 269,1 мең кв. м торак сафка кертелгән. Узган елдагыга караганда 100 процент тәшкил итте. Питрәч, Әтнә Арча, Лаеш, Биектау, Теләче, Алексеевск, Кайбыч, Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Әлки, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Тукай, Чүпрәле, Буа, Менделеевск, Тәтеш, Югары Ослан, Кукмара, Мөслим, Сарман, Нурлат. Балык Бистәсе, Минзәлә, Зәй, Апас районнарында - барлыгы 28 районда - торакларны сафка кертү планы башкарылган. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

 

22.12.2017

Бүген Әлмәт шәһәрендә реконструкциядән һәм капиталь ремонттан соң 3 нче шәһәр поликлиникасы ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.  

Поликлиникадагы капремонт турында Рөстәм Миңнехановка Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, «3 нче ӘШП» ДАСУ баш табибе Айдар Габдуллин сөйләде.

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Директорлар советы быелның тугыз ае эчендә бюджет үтәлешен карады һәм 2018 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджетны раслады.

22.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО» комплексында булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Ринат Сабиров, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин озата йөрде.

21.12.2017

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан “Зенит"ының дөнья клуб чемпионатында җиңүе белән волейболчыларны һәм тренерларын котлау чарасында катнашты. Быел Татарстан командасы клублар арасында дөнья чемпионаты медальләрен яулады.

Шулай ук “зенитчыларны” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм “Зенит-Казан” волейбол клубы президенты Рәфкат Кантюков котлады.

21.12.2017

Узып баручы елга алдан ясалган нәтиҗәләр Татарстан Республикасы икътисади үсешенең уңай темплары турында нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Муниципаль берәмлекләре советының XII съездында чыгыш ясаганда белдерде.

21.12.2017

Бөтен республика программаларын гамәлгә ашыру территорияләрне системалы үстерүгә, шулай ук гражданнарга, яшәү урыннарына карамастан, объектлар һәм хезмәт кхрсәтү белән тигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре" Ассоциациясенең XII съездында белдерде. 

Чара "Корстон" КСККда узды. 

Җирле үзидарә органнарының төп бурычы - социаль объектларны сыйфатлы эксплуатацияләү һәм төрле вакыйгаларга бәйле чараларны актив уздыру, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Битләр: << 1051 1052 1053 1054 1055 1056 1057 1058 1059 ( 1060 ) >>