Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм БДБ илләрендә General Electric президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллет белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
«Дженерал Электрик» озак еллар дәвамында республиканың алдынгы чит ил партнерларының берсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, АКШ на эш визиты кысаларында күптән түгел узган очрашуда (быел октябрь аенда) тагын бер кат Татарстанда «Дженерал Электрик» компаниясе предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәклеге расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КНАУФ» компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«КНАУФ» ягыннан сөйләшүләрдә «КНАУФ» халыкара төркеме идарәче партнеры Манфред Грундке, «КНАУФ» халыкара төркеме милекчеләре комитеты рәисе Ганс Петер Ингениллем, «КНАУФ БДБ» төркеме идарәчесе Янис Краулис катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы ЗАГС хезмәткәрләрен гражданлык хәле актларын теркәү органнарына 100 ел тулу белән котлады.
Тантаналы чара “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда (Германия) эш сәфәренә килде. Сәфәрнең төп максаты - «ТАИФ» КТ белән «Сименс» ҖЧҖ арасында "Түбән Кама нефть химиясе" өчен Татарстанда электр станциясе төзү турындагы контракт имзалауда катнашу.
Тиешле документка "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Россиядә "Сименс" президенты Дитрих Миллер имзаларын куйды.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бавария Премьер-министры урынбасары - икътисад, массакүләм мәгълүмат чаралары, энергетика һәм технологияләр министры Ильзе Айгнер, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альбер Шиһабетдинов, "Сименс АГ" президенты Джо Кэзер катнаштылар.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин "Ел спортчысы" премиясен тапшыру тантанасында катнашты.
Бүләкләү тантанасы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә (Казан) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан районы нефть үткәргеченең "Кәвәл - 1" продукт суыртып агызу пункты һәм Әлмәт районы нефть үткәргеченең "Михайловка - 1" продукт суыртып агызу пункты сафка кертелүдә катнашты.
Проект максаты - магистраль продукт үткәргечләре челтәре куәтен арттыру.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит» волейбол клубын бөтендөнья клуб чемпионатында җиңүе белән котлады.
Ул «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Р.А. Кантюков, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО рәисе Ә.Ә. Сәфәров, «Зенит-Казан» волейбол командасының баш тренеры В.Р. Алекно һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективы адресына телеграмма җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Миңлебай-Казан» реконструкцияләнгән газ үткәргеченең 220-285 км участогын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.
Монда «Богородское» газ бүлү станциясе ачылды.
Бу инвестицион проектны «Газпром» ГАҖ гамәлгә ашырган.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрыгының уртак утырышы узды
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Утырышның төп темасы - "Татарстан Рсепубликасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру турында".
Чара видеоконференцэлемтә аша бөтен муниципаль районнар катнашында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия «ММА» катнаш сугышчан көрәшләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты Федор Емельяненко белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.