Бүген Татарстан Республикасы Президенты – компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть»ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды (Казан).
Утырыш барышында 2018 елның беренче кварталында компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм май аена бюджеты расланды.
Көн тәртибе кысаларында 2017 елда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгаклар тыңланды. Тулаем былтыр «Татнефть» ГАҖ ятмаларында 28 млн. 587 мең тонна нефть чыгарылган, үткән елның шушы чорына карата 0,9%ка артык. 2017 елда аеруча үзле нефть 1 620 мең тонна күләмендә чыгарылган. 887 яңа нефть чыгаручы һәм 213 басым ясау скважинасы эксплуатациягә тапшырылган.
Компаниянең РСБУ буенча килере-неттосы 581,5 млрд. сум тәшкил иткән, чиста табыш – 100 млрд. сум. «Татнефть» ГАҖнең төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салымнары һәм түләүләренең гомуми суммасы – 317,2 млрд. сум, үткән елның шушы чорына карата 79,3 млрд. сумга артык.
«Татнефть» төркеменең җитештерү эшчәнлеге төрләре буенча инвестицион программасы үтәлешенә 89,1 млрд. сум җибәрелгән.
Утырышта шулай ук «Татнефть» төркеме стратегиясенә кертү өчен 2030 елга кадәр компаниянең «Разведка һәм чыгару» блогы буенча нефть чыгаруын үстерү планын эшләү турында фикер алыштылар.
Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды, шулардан: аудит комитетының эше турында, акционерларның гомуми еллык җыелышы турында, акцияләр буенча дивидендлар турында мәгълүмат.
Дивидендлар алу хокукы булган затларны билгеләү датасын 2018 елның 6 июлендә акционерларның гомуми еллык җыелышында билгеләү тәкъдим ителде.