Татарстан Республикасында 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча нефть-газ комплексында продукция җитештерү күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланды. Нефть продуктларын җитештерү индексы 105,8 % тәшкил итте, резинадан продукция - 115.4 %. Нефть чыгару күләме, химия продукцияcен һәм пластмассадан эшләнмәләрне җитештерү күләме кимеде. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында холдниг генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, төп предприятиеләрдә производство күләме 2,3 поцентка артты. "Татнефть" шиналар комплексында, "ТАИФ-НК" һәм "Карпов исемендәге химия заводы" нда үсеш темплары аеруча зур.
Төп предприятиеләр җитештергән товарларның яртсысыннан артыгын чит илләргә саттылар. Чит базарларга сату күләме "Казаноргсинтез" ГАҖ, "Аммоний" комплексында гына кимеде. Пластмассадан товарлар, киресенчә, чит илләргә сатылмый диярлек.
ТР нефть-газ комплексының республика бюджетына түләүләре күләме агымдагы елның 1 кварталында 3 процентка кимеде. Шул ук вактытта "Татнефть" компанияләр төркеме, "Казаноргсинтез" ГАҖ, "Карпов исемендәге химия заводы" һәм "Химград" технополисы резидентлары салым түләүләрен арттырдылар. Барлыгы бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга НГХК предприятиеләре 82 млрд. сум түләде.
Полимерларнв һәм махсус химияне эшкәртү өлкәсендә үсеш өчен финанс ресурслар юк, диде Рафинат Яруллин. Кече һәм урта бизнес өчен кредитлар һаман кыйбат.
Соңгы биш елда химия тармагындаге керемгә инвестицияләр мөнәсәбәте 16 проценттан 9 процентка кадәр кимеде, резин һәм пластмасса эшләнмәләре җитештерүдә өченче ел рәттән 3 проценттан да артмый. Төп акча чараларын яңарту өчен 25 проценттан да ким булмаска тиеш. Татарстанда технологик инновацияләргә соңгы өч елда чыгымнар бары нефть чыгаруда һәм нефть эшкәртүдә генә артты. Шул ук вакытта күпчелек нефть-гах химиясе предприятиеләрендә җиһазлар тузу дәрәҗәсе 50 % тан арта. Химия һәм нефть химиясе өлкәсендә ул арта бара. Шундый шартларда дөнья базарында конкурентлыкка сәләтле булу кыен, дип саный Рафинат Яруллин.
Утырышта Татарстан ягулык-энергетика комплексына берничә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү тәкъдим ителде.