Рөстәм Миңнеханов East Office Эско Ахо консалтинг компаниясе идарәсе рәисе белән очрашты

23.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов East Office консалтинг компаниясе идарәсе рәисе, Финляндиянең элеккеге Премьер-министры Эско Ахо белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, элегрәк алар төрле  халыкара форумнарда һәм башка чараларда очрашкан булганнар. «Сез – актив  позицияле кеше,  илләребез якынайсын өчен күп нәрсәләр эшлисез, – диде Рөстәм Миңнеханов, – Европа белән барлык сәяси катмарларга крамастан, илләребез җитәкчелегенең булган мөнәсәбәтләрне саклап калу мөмкинлеген табулары – куанычлы хәл».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Финляндия – үзенең үсешендә һәм икътисадын үстерүдә җитди юл узган уникаль ил.

«Финляндиянең потенциалы гаять зур, һәм күп юнәлешләр буенча ул алда бара, – дип белдерде Татарстан Президенты. – Без үз ягыбыздан шулай ук  еш кына карашыбызны Финляндиягә юнәлдерәбез, һәм иң мөһиме – бер-беребезне тулысынча аңлыйбыз, хезмәттәшлекнең яхшы үрнәкләре бар. Сезнең бик шәп укыту программаларыгыз бар, мин үзем дә берничә мәртәбә сезнең фәнни-мәгариф үзәкләрендә булдым».

Искәртәбез, Эско Ахо әфәнде Казанга Татарстан Республикасы хакимияте органнары вәкилләре өчен Финляндиянең инновацион моделе турында  лекция укырга килгән.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.