ТР Хөкүмәте Йортында East Office консалтинг компаниясе идарәсе рәисе Эско Ахоның Финляндиянең инновацион моделе турындагы лекциясе узды

23.04.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында East Office консалтинг компаниясе идарәсе рәисе, Финляндиянең элеккеге Премьер-министры Эско Ахоның Финляндиянең инновацион моделе турындагы лекциясе узды. 

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре тыңладылар. Чара республиканың бөтен районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

Эско Ахо чакыру өчен рәхмәтен белдерде һәм Казанга икенче кат килүен ассызыклады. 

Эско Ахо Финляндиянең инновацион моделе, аның ничек эшләве, аның киләчәктә үсешенә ниләр комачауларга мөмкин икәнлеге турында сөйләде. 

Ул Томас Эдисон сүзләрен искә төшерде: "Күзаллау башкарылмыйча голлюцияция була". Аның фикеренчә, әлеге гыйбарә эшне ничек алып бару дөрес икәнен аңлата. 

Финляндиядә инновацияләрне  1917 елда гамәлгә кертә башлый, дәүләт ул елны мөстәкыйльлек ала. Ул шулай ук "Безнең ил" дигән Финляндия турындагы китапны күрсәтте, анда ил тарихы, эшкуарлары, сәнгать әһелләре турында 100 тарих тупланган. Эско Ахо билгеләгәнчә, бу китапны ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да бүләк иткән. 

100 ел элек Финляндия олы проблемалары булган кечкенә ил иде. Анда 3 миллионлап кеше торган һәм бу көнбатыш илләре арасында иң ярлы ил булган. Биредә 90 % халкы авыллларда яшәгән.

Бүген Финляндия - инновацияләрне сафка кертүче алдынгы илләрнең берсе. Ул дөрес технологик үсеш юлын сайлау үрнәге булып тора. Һәм кыска вакытта милли икътисадын тулысынча үзгәртә алды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.