Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Суриядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган очучы, Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның тол хатыны Рамилә Хәбибуллина белән очрашты.
Очрашу барышында Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Рәфәгать Хәбибуллин үз иленә каһарманнарча хезмәт итү, ватанпәрвәрлек үрнәге булды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика җитәкчелеге һәлак булган очучының туганнарына кирәкле ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер.
Очрашуда шулай ук язучы Раиса Родионова да катнашты. Бүген ул Рәфәгать Хәбибуллин батырлыгына багышланган «Живая боль памяти» китабын эшләп бетереп килә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу китап зур әһәмияткә ия һәм авторга Рәфәгать Хәбибуллинның истәлеген мәңгеләштерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. «Каһарманнарның исемнәрен хәтеребездә саклау, алар турында яшь буынга сөйләү мөһим», - диде ул.