Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астан Кудс Резави» фонды рәисе аятолла Сәид Ибраһим Раиси (Иран) белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Камиль Исхаков, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың кайбер предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Иранның Мәшхәд шәһәренә былтыргы эш сәфәрен искә төшерде, анда ул аятолла Сәид Ибраһим Раиси белән очрашкан булган. «Безгә Фонд эше белән танышу кызыклы булды», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Мәшхәд шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан делегациясе Имам Резаи Мавзолеенда һәм тарихи китапханәдә булды, анда ислам реликвияләре, тарихи язмалар саклана, шул исәптән татар халкы тарихы буенча да. «Бу – безнең өчен мөһим вакыйга. Бүген Татарстан һәм Иран архив хезмәтләре уртак эш алып баралар. Без Фонд җитәкчелегенә моның өчен рәхмәтле», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның Иран белән хезмәттәшлектә зур тәҗрибә тупланган, үзара сәүдә оештырылган. Ислам Республикасы «КАМАЗ» һәм «Татнефть» компанияләре белән эшли. Казанда Иран товарлары күргәзмәләре оештырыла. Эшлекле һәм рәсми делегацияләр алмашалар. Бу эшкә Иранның Казандагы Генераль консуллыгы зур ярдәм күрсәтә.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча зур эш алып барыла, бу төркемгә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Иранны төркемдә Мәзхәбләрне якынайту буенча бөтендөнья оешмасы Генераль секретаре Шәйх Мөхсин Араки тәкъдир итә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиядә ислам банкингы һәм финанславы принципларын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге булып тора. Моннан тыш, республикада хәләл индустрияне үстерүгә зур игътибар бирелә. Аерым алганда, хәләл яшәү рәвеше «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммитының төп темасы булачак, чара Казанда 10-12 майда узачак.
Татарстан Республикасы Президенты ислам мәгарифе темасына аерым тукталды. Ул хәбәр иткәнчә, бүген республикада 1,5 меңнән артык мәчет бар: «Ислам асылын мөселманнарга җиткерү өчен имамнар әзерләргә кирәк. Россия Президенты кушуы буенча бу бурыч Болгар ислам академиясенә йөкләнде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу йомгаклары буенча яклар киләчәк хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре – мәгариф, мәдәният һәм икътисад буенча өч эш төркеме оештыру турында сөйләштеләр.