Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының сигезенче киңәйтелгән утырышында катнашты. Эшкуарлык даирәләре вәкилләре белән очрашу "Пирамида" КСКК мәйданында узды.
Утырышта Советның проект төркемнәре бизнесның системалы мәсьәләләрен хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр. Республика ведомстволары һәм министрлыклары белән бергә берничә актуаль проблеманы карап булды.
Эшкуар Сергей Павлючков автосервис ачу өчен кредитка җир сатып алганын, техник проекты өчен акча сарыф иткәнен әйтте. Соңрак бу территориядә төзелеш алып барырга ярамавы ачыкланган, чөнки бу участокта югары вольтлы кабель күмеп куелган. “Инде 5 ел төрле инстанцияләргә хатлар язып карыйм – әлегә нәтиҗәсез. Минемчә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар Казан башкарма комитетына челтәрләр турында оператив мәгълүмат җиткереп барырга тиеш”, - диде Павлючков.
Татарстан Президенты аны яклап, җир асты коммуникацияләре челтәрләре турында мәгълүмат тәртипкә китерелеп, эшмәкәрләргә җир сатканда исәпкә алынырга тиешлеген белдерде.
Транспорт чараларын техник тикшерү ассоциациясе башлыгы Марат Ярмиев техник тикшерү станцияләренең җаваплы хуҗалары проблемасы турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, Татарстанда ел саен машиналар саны артса да, легаль техник тикшерү саны 15-20 % кими. Мошенниклар ялган карталар сата. Бу юлдагы куркынычсызлыкка тәэсир итә.
Марат Ярмиев фикеренчә, Үзәк Банк диагностика карталарының законлы булуы критерийларын билгеләргә тиеш. Әгәр дә законсыз карта булса, мәҗбүри граждан җаваплылыгын иминләштерү полисын иминләштерү компанияләре бирмәскә тиеш булалар. Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдим белән ризалашты. "Бу федераль дәрәҗәдәге мәсьәлә. Үз чиратыбызыда без бергә аны хәл итүгә ярдәм итә алабыз", - диде ТР Президенты.
Шулай ук Татарстан Президентына компанияләрнең банк операцияләрен туктатуга дучар булулары турында хәбәр иттеләр. "Атриум" төзелеш компаниясе директоры Гөлнара Мостафина бу темага чыгыш ясады. Ул эшкуарга махсус аңлатма бирә ала торган комиссия оештырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, банкларны счетлар буенча хәрәкәтне туктату сәбәбен аңлатуны мәҗбүр итәргә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге законның деструктив көчләр булуы аркасында кабул ителде. "Шулай да аңлаешлы мөнәсәбәтләр булырга тиеш. Без Үзәк Банкка мөрәҗәгать итеп, кагыйдәләр һәм эшнең ничек алып барылуын адлатуны сорарга тиеш. Чынбарлыкта өченче затлар аркасында хокук кысаларында эшләүче эшкуарлар азаплана", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.