Яңалыклар

10.05.2025

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

10.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

09.05.2025

Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында «Үлемсез полк» йөреше узды. Акция Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Казанда йөрешкә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кушылды.

09.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова) автономияле-территориаль берәмлеге делегациясе белән очрашты. Яклар төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар.

09.05.2025

Бөек Җиңү Көнендә Иннополис шәһәр паркында тантаналы рәвештә стела ачылды. Стела ныклык һәм каһарманлыкны, Ватанны саклаучыларга һәрвакыт рәхмәт белдерүне символлаштыра. Монументның концепциясе архитекторлар командасы һәм Иннополис мэриясе тарафыннан эшләнгән.

 

09.05.2025

Миллионнарча гади совет гражданнарының тиңдәшсез батырлыгы һәм кыюлыгы нәтиҗәсендә безнең ил, тарихтагы иң куркыныч һәм канкойгыч сугышта җиңү яулап, нык торды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде. Чара Казан Кремлендә узды. Тантанада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

09.05.2025

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

09.05.2025

Бүген, Җиңү Көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга мемориаль комплекс төзелеше урынында истәлек ташы куюга багышланган тантаналы митингта катнашты. Тантана Җиңү паркында узды. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, МХОдә катнашучылар катнашты.

09.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү паркында булды һәм Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

09.05.2025

Бүген Казанның Арча зиратында Бөек Ватан сугышы сугышчыларын искә алдылар. Хәрби каберләргә чәчәкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, Бөек Ватан сугышы ветераннары, патриотик һәм яшьләр оешмалары вәкилләре салды.

Битләр: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>