Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы икътисадый элемтәләр комитетының (DEIK) Төркия-Россия эшлекле советы делегациясе белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗ территориясендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтчеләр советы утырышын уздырды. Чара махсус икътисадый зона территориясендә узды.
Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында 2024 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап бирелде.
Хисап ТР Дәүләт Советына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде.
Документны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
Утырышның көн тәртибенә тулаем 10 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 3 федераль закон проекты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Катар Мәмләкәте Әмире Тамим Бән Хәмәд Әл Тани белән киңәйтелгән очрашуында катнашты. Катар Мәмләкәте Әмире рәсми визит белән Россиягә килде.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы башланырга бер ай кала, чарага әзерлекнең соңгы стадиясе бара. 16 нчы форумның эшлекле программасы күптөрле һәм бай эчтәлекле. Бу хакта бүген форумның оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде.
Чара Мәскәүдә узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкт-Петербург» махсус икътисадый зонасында булды, анда «Лазер системалары» резиденты эше белән җентекләп танышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университетында булды. Югары уку йорты 50 юнәлеш буенча белгечләр әзерли. Бүген биредә 7 меңгә якын студент укый, шул исәптән 57се Татарстаннан.
Санкт-Петербургка визиты кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр политехник университетында белем алучы Татарстан студентлары белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Бөек Петр политехник университетының Мактаулы докторы булды. Бүген югары уку йортының Гыйльми советы утырышлар залында диплом һәм мантия тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Визиты барышында ул Бөек Петр политехник университетында булды.