Яңалыклар

13.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гарәп дәүләтләре лигасының Мәскәүдәге вәкиллеге башлыгы Вәлид Хәмид Шилтаг (Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илче статусына ия) белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

12.05.2025

13-18 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы узачак. Эшлекле сессияләр 14 майдан 16 майга кадәр узачак. Программада 20 тематик трек буенча бүленгән 140 эшлекле конференция игълан ителгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

12.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

12.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әл Фараби исемендәге Казах милли университеты ректоры Җансәит Туймәбаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

12.05.2025

Бүген Казан Кремлендә 2024-2025 еллар сезонында волейбол буенча Россия чемпионы - «Зенит-Казан» ир-атлар волейбол клубының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко, волейбол командасы уенчылары һәм тренерлар штабы катнашты.

12.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

11.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан районында булды һәм язгы кыр эшләренең барышын бәяләде. Аны район башлыгы Евгений Варакин озата йөрде.

11.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районына эш сәфәре кылды, анда ул чәчү кампаниясенең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.

10.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт академия Зур театрында булды, анда Мариин театры гастрольләре кысаларында «Шүрәле» спектаклен карады.

10.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада булачак эре форумнарны иң югары дәрәҗәдә уздырырга һәм кунакчыллык һәм транспорт объектларының көйле эшләвен тәэмин итәргә кушты. Иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк.

Битләр: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>