«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина: Татарстанда "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр яхшы темплар белән бара

06.06.2025

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының нинди темплар белән гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, республика буенча программаны үтәүнең уртача проценты 34% тәшкил итә. Юл эшләрен башкару - 45%, ике атнада динамика - 10%. Тышкы яктыртуларны монтажлау эшләре 43%ка үтәлгән, ике атна эчендә динамика – 11%. Җайланмалар сатып алуга килгәндә, бүген складларда гомуми күләмнең 83%ы ята.

Бу шул исәптән 52% балалар өчен һәм спорт җайланмалары, 31% урам җайланмалары. Узган ике атнада динамика - 21% Программа кысаларында җайланмаларны монтажлауга керешкәннәр. Кече архитектура формаларын урнаштыру буенча эшләрнең үтәлеше 15% тәшкил итә. Шул ук вакытта 58 ишегалдында җайланмаларны монтажлау төгәлләнгән, 90 ишегалдында җайланмаларны урнаштыру эшләре актив бара.

Наилә Зиннәтуллина «Безнең ишегалды» программасы буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мәгълүмат китерде. Ел башыннан бирле барлыгы 3533 мөрәҗәгать кергән, соңгы ике атнада – 16 муниципаль районнан 570 мөрәҗәгать. Ул мөрәҗәгатьләргә җаваплар буенча эшне регламент нигезендә алып баруны сорады (9 мөрәҗәгатьнең вакыты чыккан).

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры социаль челтәрләрдә алып барыла торган эшләр турында сөйләде.

Мәсәлән, апрельдә "Күрше фестивале" проекты старт алган. "Күрше фестивале" республиканың шәһәр ишегалларында күркәм вакыйгалар тудыруга юнәлдерелгән. Бу «Безнең ишегалды» программасының дәвамы, ул халыкка үз ишегалларын иҗат, аралашу һәм активлык үзәкләренә әверелдерергә мөмкинлек бирә.

«Күрше фестивале» конкурсында катнашу өчен 35 муниципаль берәмлектән 182 гариза алынган. Иң активлары - Чаллы, Казан, Алексеевск, Әлмәт, Буа һәм Түбән Кама районнары. Кайбер районнар проект турында мәгълүмати материаллар бастырган.

Республикада ишегалларын төзекләндерүнең сыйфатына контроль дәвам итә. Бу эшкә республиканың 38 районы керешкән инде. Кайбер муниципаль берәмлекләр дә ишегалларын төзекләндерү мониторингына керешкән.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, 9 июньнән 26 июньгә кадәр, урыннарда башкарылган эшләрне бәяләү өчен, муниципаль районнарга барачаклар. Җиде муниципаль районга бару күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда җыелган темпларны киметмәскә кушты. Аның сүзләренчә, сезонны программа буенча эшләрне төгәлләү һәм халык үз ишегалларының төзекләндерелгән киңлекләреннән быел ук файдалана алсын өчен мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.