Яңалыклар

06.05.2025

Бүген Казан Кремленең Гавами урыннарында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТР Рәисе Администрациясенең ветераннар оешмасы вәкилләре белән очрашты. Чара Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.

Очрашуда катнашучыларның барысы да сугыш елларында туган.

06.05.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районында эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул язгы кыр эшләренең барышы һәм тулаем авыл хуҗалыгы үсеше белән танышты.

06.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм Тукай районы активы белән очрашты. Очрашуда язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алыштылар.

06.05.2025

Бүген «Җиңү утын саклыйбыз» бөтенроссия гамәле кысаларында Тукай районының Новый бистәсендә төзекләндерелгән мемориаль комплекста Мәңгелек утны кабызу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

05.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районында эш сәфәрендә булды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм вице – премьер - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә алар вертолеттан район кырларын карап чыктылар, республика Рәисенә чәчү эшләренең барышы турында сөйләделәр.

05.05.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Яңа Кырлай авылында булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген язгы кыр эшләренең барышы белән танышу өчен районнарны йөреп чыга. Ул барган беренче район - Әтнә. Шуннан соң Татарстан Рәисе һәм аны озата йөрүче затлар Арча муниципаль районына юл тоттылар.

05.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Әтнә муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул район кырларын карады һәм чәчү эшләренең барышы белән танышты.  

03.05.2025

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр иткәнчә, бу конкурс 2024 елда республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйгаларның берсе булды.

03.05.2025

1 кварталда кыр эшләренең барышы һәм терлекчелек тармагы эше турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

03.05.2025

Татарстанда 3 майга файдалануга торак тапшыру планы 48%ка үтәлгән, 1 млн 570 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча 11%, ягъни гомуми мәйданы 186 мең кв. м. артык булган 35 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 43%ка үтәлгән, 6 йорт файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Битләр: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>