Яңалыклар

09.05.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.

08.05.2025

Бүген ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов Харис хәзрәт Салихов белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Харис Салих улын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады, ветеранга ныклы сәламәтлек теләде.

08.05.2025

80 ел узса да, югалтулар әрнүе һәм җиңү шатлыгы әлегә кадәр һәр гаиләдә, илебезнең һәр почмагында яши. Туган җиребез өчен көрәшкән солдатларның батырлыгын да, тылда җиңү өчен хезмәт иткән кешеләрнең ныклыгын да заман йөрәкләребездән сызып ташламады. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде.

Тантана Казанда Муса Җәлил исемендәге ТДАОһәмБТда узды. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, дин вәкилләре катнашты.

08.05.2025

Бүген Казанның «Яшьләр» скверында язучы, фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы узды.

Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Халык шагыйре Ренат Харис, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.  

08.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, җәмәгатьчелек, предприятиеләр һәм оешмалар, ММЧ вәкилләре, муниципаль районнар башлыклары катнашты.

08.05.2025

Бүген Казанның 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы Дамир Гыйлемхановның мемориаль бюстын ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәте вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәктәп укучылары һәм педагоглары катнашты.

07.05.2025

Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Финал» фильмының премьера алдыннан күрсәтүендә булды. Тамаша Казанның «Мир» кинотеатрында узды.

"Финал" -волейбол буенча Россия җыелмасы турында фильм, аның 2012 елда Лондонда узачак Олимпиада финалында Бразилияне (3:2 исәбе белән) җиңүе турында.

07.05.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районында «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды территориясендә булды, шулай ук «Казан урамнарына аларның исемнәре бирелгән» стеласына чәчәкләр салды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты.

06.05.2025

Казанда Җиңү Көнендә Казансу акваториясенең алты ноктасыннан бәйрәм салюты җибәреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

06.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Идел - Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының V утырышын һәм «Идел - Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумын әзерләү буенча киңәшмә уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Битләр: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>