Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты

06.06.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты (видеоконференцэлемтә режимында).

Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрә.

Чараны онлайн-трансляцияләү оештырылган.

Утырышның төп темасы - 2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге перспективага Россия үсешенең илкүләм максатларына ирешүгә юнәлдерелгән яңа проектларны эшләтеп җибәрү булды.

Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында үзебезнең конструкторлар пилотсыз системалар өлкәсендә шактый алга китешкә ирештеләр, дип игълан итте. Ул билгеләп үткәнчә, аерым сегментларда Россия БПЛАсы иң алдынгы булып тора һәм чит ил кешеләре тарафыннан күчерелә.

Нотык белән Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин чыгыш ясады.

Шулай ук космос һәм биоикътисад өлкәсендә технологик лидерлыкны тәэмин итү, «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы һәм башкалар турында нотыкларлар каралган.

Белешмә өчен:

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы Россия Федерациясенең стратегик үсешенә һәм 2030 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешүгә бәйле мәсьәләләрне караганда федераль дәүләт хакимияте органнарының, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының, иҗтимагый берләшмәләрнең, фәнни һәм башка оешмаларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү максатларында төзелгән РФ Президенты каршындагы киңәшмә органы булып тора.

Тулырак kremlin.ru


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. kremlin.ru материаллары кылланылды.