Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Индso Group (Һиндстан) нигез салучысы һәм рәисе Винаей Малу белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Бөек Милли Мәҗлесенең Сәнәгать, сәүдә, энергетика, табигый ресурслар, мәгълүмат һәм технологияләр комиссиясе рәисе Мостафа Варанк белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин муниципалитет җитәкчесе булып өч ел эшләгәннән соң үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Аның отставкасы өчен районның чираттан тыш сессиясендә Совет депутатлары тавыш бирде. Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын уздырды. Утырыш кайбер муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Менделеевск муниципаль районы Советы утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гаделлек һәм үсеш партиясе (Төркия) рәисенең Икътисадый эшләр буенча урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Нихат Зәйбәкҗи әфәнде белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда нефть-газ химиясе өлкәсендәге перспектив проектлар каралды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Рогожник белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Иннополиста «Республика робот техникасы көне» форумы узды һәм Татарстанның сәнәгать предприятиеләре вәкилләрен җыйды, алар арасында «АйСиЭл Электроникс», КАМАЗ, «Нәфис Косметикс», «Татшина», ТАНЭКО һәм башкалар бар иде. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Иннополис Университеты оештырган чараның максаты - үзебезнең робот техникасын җитештерүне стимуллаштыру.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Оман Солтаны Хейсам Бен Тарик Әл Сәид белән киңәйтелгән очрашуында катнашты. Сөйләшүләр Кремльдә узды.