Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Агымдагы вәзгыять турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Мәгариф өлкәсендә федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла, аларга 213 объект керә. Шуларның 33е - ремонтлары 52%ка җиткән гомуми белем бирү оешмалары. Уку елы тәмамлану белән мәктәпләрнең азык-төлек блокларын ремонтлау башланган һәм бара торган объектлар саны сизелерлек арткан. Хәзер подрядчылар 70 объектта эшли.
Программа буенча эшләрнең үтәлеше 11% дип бәяләнә. Тагын дүрт объектта эшләр июнь ахырына кадәр – имтиханнар тәмамланганнан соң башланачак. 11 балалар бакчасында ремонт эшләре - 43%ка, 8 ресурс үзәгендә – 47%ка һәм 4 тулай торакта 56%ка башкарылган. Биектау һәм Минзәлә районнарында мәктәпләрдә функциональ зоналарны ремонтлау программасы соңгы ике объектны файдалануга тапшыру белән төгәлләнгән.
Искәртәбез, программага республиканың 43 муниципалитетында 83 объект кергән. Сәламәтлек саклауда ремонт программасы 226 объектка кагыла - башка тармакларга караганда күбрәк.
Ике республика программасы һәм бер илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау бүгенге көнгә 86% дип бәяләнә. Узган ике атнада подрядчылар әлеге типтагы 26 объектта ремонт тәмамлану турында хисап тотканнар. Шулай итеп, бүгенге көндә ремонтланган фельдшер-акушерлык пунктларының гомуми саны 78 тәшкил итә, 39 объект эштләнә. 56 балалар туклануын өләшү пунктын ремонтлауда эшләрнең 92%ы теркәлә. Барлыгы 49 объект төзелеп беткән. Подрядчыларда 18 медицина стационары эшләнә. Тагын бер медицина стационарында ремонт бу ай ахырына кадәр башланачак. Программа 30%ка үтәлгән. Участок хастаханәләрен һәм амбулаторияләрне ремонтлауда подрядчылар планлы эш күләменең 70%ын башкарганнар.
Быел, йөкләмәләр нигезендә, 17 объектны ремонтларга кирәк. Шул ук сандагы объектлар поликлиникаларны ремонтлау буенча программа чаралары исемлегенә керә. Аларның икесе - Зеленодольск районында һәм Казанда - бу атнада тапшырылган. Эшләрнең гомуми үтәлеше 57% дип бәяләнә.
Республика һәм федераль программалар буенча 27 мәдәният объектын ремонтлау каралган. Шул исәптән 19 авыл мәдәният йорты, аларның икесендә ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Гомумән алганда, бу объектлар буенча эшләр 72%ка башкарылган. Өч балалар сәнгать мәктәбендә ремонт 71%ка башкарылган. Башка биш тармак учреждениесендә үтәлеш бүгенгә 25% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча ике программа кысаларында 80 объект ремонтлана. Шуларның 31е - халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре. 16 объект тәмамланган, шул исәптән бишесе – Зеленодольск, Саба, Алабуга, Арча районнарында һәм Чаллыда – узган ярты айда. Башкару күрсәткече 81%ка җиткән. Халыкның 49 мәшгульлек үзәген ремонтлау эшләре 48%ка үтәлгән («Кадрлар» илкүләм проекты).
«Экология» өлкәсендә быел гидротехник корылмаларны ремонтлау, күлләрне чистарту һәм елга үзәннәрен чистарту буенча ике программа гамәлгә ашырыла, аларга 21 объект кертелгән. Гомуми үтәлеш - 64%. Эшләр 11 объектта алып барыла. Тагын икесенә - Питрәч һәм Яңа Чишмә районнарында - подрядчылар июнь уртасында эшкә керешәчәк. 20 спорт объектын ремонтлау 56%ка башкарылган. Соңгы ике атнада Актаныш һәм Лаеш районнарында ике объект файдалануга тапшырылган.
Аннары министр күп фатирлы йортларга капиталь ремонт барышы турында мәгълүмат бирде. Программага быел 911 йорт кертелгән, шуларның 16сының милекчеләр тарафыннан капиталь ремонт фонды формалаштыру өчен махсус счетлары бар. Программаның финанс күләме - 11 млрд 266 млн сум.
Бүгенгә барлык 42 муниципаль районда да күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре башланган. Гомуми үтәлеш 31% тәшкил итә - 51 йорт ремонтланган, шуларның 11е, алты районда, узган ярты айда төгәлләнгән, 526 йорт ремонтлана.
Марат Айзатуллин 2026 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча бөтенроссия тавыш бирүнең барышы турында сөйләде. Аны тәмамларга бер атнадан да азрак вакыт кала. Киләчәк җәмәгать киңлекләре өчен 361 мең 265 төбәк кешесе үз тавышларын биргән.