Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе оборона министры урынбасары - РФ Хәрби Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы армия генералы Виктор Горемыкин " Бердәмлектә-көч!" III халыкара кадетлар дуслыгы фестивален ябу тантанасында катнашты, тантана Татарстан Республикасында Россия Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы базасында узды.
Фестивальнең 8 көне дәвамында 31 югары уку йортына кадәрге белем бирү учреждениесеннән-кадетлар, нахимовчылар һәм суворовчылар, РФ Оборона министрлыгы пансионатларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Һиндстан Республикасының Милли кадетлар корпусында һәм Беларусь Республикасының Минск Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр үзләренең иҗади эшләрен күрсәттеләр. Һәр команда үз төбәген тәкъдим итте һәм анда яшәүчеләрнең уртак җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде. Тантаналы чара барышында Казан Суворов хәрби училищесы территориясендә кадетларның какшамас дуслыгы символына әверелерлек истәлекле стела ачылды. Ачылышта катнашу хокукы Казан Суворов хәрби Почет ордены училищесы суворовчысына, РФ Оборона министрлыгы Пансионатының Мәскәү кадетлар корпусы тәрбияләнүчесенә, Минск Суворов хәрби училищесы суворовчысына һәм Һиндстан Республикасы Милли кадет корпусы кадетына бирелде.
"Бу - укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, иҗади проектларда һәм спорт ярышларында актив катнашкан, Ватанга хәрби яки гражданлык хезмәтендә хезмәт итүгә гомерен багышларга омтылучы, Ватанга файда китерүче кыю, энергияле һәм талантлы егетләрнең чыннан да зур чарасы. Бу тагын бик тәэсирле дуслык һәм тынычлык бәйрәме", - диде армия генералы Виктор Горемыкин фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзендә. Моннан тыш, армия генералы Виктор Горемыкин Белоруссия һәм Һиндстан кадетларына аерым мөрәҗәгать итте. "Россия - сезнең дустыгыз. Безнең илдә сезнең өчен, барлык изге башлангычларыгыз өчен ишекләр һәрвакыт ачык», – дип ассызыклады РФ оОборона министры урынбасары. Ул шулай ук фестивальнең эчтәлекле программасы һәм ачык күңелле атмосферасы белән истә калачагына ышаныч белдерде. Хәрби ведомство башлыгы урынбасары кадетларны, нахимовчыларны, суворовчыларны, РФ Оборона министрлыгы пансионатларында тәрбияләнүчеләрне, шулай ук чит илләрдән – Белоруссиядән һәм Һиндстаннан килгән балаларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. "Кадерле дуслар, моңсу, әмма III халыкара кадетлар дуслыгы фестивале бүген үзенең соңгы битен яба. Әмма фестиваль тарихы моның белән генә тәмамланмый. Вакыт тиз узачак, сез бер елга олыгаячаксыз, һәм киләсе елда Төньяк Кавказда узачак кадетлар дуслыгы фестивале яңадан ишекләрен ачачак. Кунакларны Россия Оборона министрлыгының Ставрополь Президент кадет училищесы кабул итәчәк", - диде армия генералы Виктор Горемыкин. «Бердәмлектә – көч!" III халыкара кадет дуслыгы фестивале гала-концерт беләнтәмамланды, анда катнашучылар үзләренең иң яхшы иҗади номерларын күрсәттеләр. Үз номерын Һиндстан вәкилләре дә әзерләгән. Музыкаль попурридан тыш, алар фестивальдә булган барлык көннәре төшерелгән видеооткрытка да тәкъдим иттеләр, шулай ук Татьяна Куртукованың «Матушка-земля» җыры белән чыгыш ясадылар. Фестивальдә катнашучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Һиндстан Республикасы Кораллы көчләренең Милли кадетлар корпусы вәкилләре кыз Никита һәм егет Эдин сөйләделәр, фестивальгә эләгү өчен аларга бик кырыс сайлап алу узарга туры килгән – бөтен Һиндстаннан 1,2 миллионнан артык гариза бирелгән. Сайлап алу кысаларындагы ярышлар арасында ату, стройга әзерлек, шулай ук иҗади конкурслар һәм әңгәмәләр булган. "Әлбәттә, иң мөһим тәэсир, бу безне каршы алган җылылык һәм кунакчыллык. Ипи белән тоз, җирле чәк-чәк. Күпме дуслар, Күпме яхшы очрашулар. Без хәтта тимераякта да шудык, чөнки Суворов училищесында ябык шугалак бар. Бу гомерендә беренче тапкыр булды. Без бик бәхетле. Безнең өчен һинд ризыгы әзерләүләре аеруча тәэсирле булды. Һәм без чикләр юклыгын аңладык, чөнки син телне белмәсәң дә, елмаю синең өчен барысын да сөйләр. Һәм чыннан да, бу безнең өчен онытылмаслык сәяхәт булды», – дип ассызыкладылар балалар. Фестивальнең яшь катнашучысы Денис Белоруссиядән килгән, ул – Минск Суворов хәрби училищесы кадеты.
«Без визитка белән чыгыш ясадык, Беларусьта Икенче бөтендөнья сугышында булган фаҗига турында сөйләдек – һәр өченче белорус бу сугышта һәлак булган, ә геройлар арасында хәтта балалар да булган», – дип уртаклашты Денис. Егет билгеләп үткәнчә, фестиваль аңа бик ошаган – Казан Суворов хәрби училищесының территориясе зур, анда йөреп була, шулай ук ул күп кенә яңа дуслар тапкан.
«Беларусь Республикасына бары тик яхшы хис-кичерешләр генә алып кайтам", - дип ассызыклады ул.
РФ Оборона министрлыгының Санкт-Петербург пансионатында тәрбияләнүче Ульянаны фестивальдә катнашу өчен уку йорты җитәкчелеге сайлап алган. "Номерларның берсе Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәребезгә багышланган иде, ә икенчесендә без илебезгә, Россиягә багышланган җыр белән чыгыш ясадык", - дип уртаклашты ул. "Фестивальдән тәэсирләр искиткеч, биредә кызыклы чаралар күп һәм бик дустанә атмосфера", - дип өстәде Ульяна.
Белешмә:
Кадетлар дуслыгы фестивале - ел саен үткәрелә торган колачлы чара, анда Суворов, Нахимов һәм кадет училищелары һәм РФ Оборона министрлыгы корпуслары, шулай ук чит ил училищелары тәрбияләнүчеләре катнаша. Фестивальләрнең төп максаты - төрле төбәк һәм илләрдән килгән кадетлар арасында дустанә элемтәләрне ныгыту, шулай ук тәҗрибә һәм белем уртаклашу.