Яңалыклар

10.02.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда торак төзелеше программаларының ничек тормышка ашырылуы, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

09.02.2024

Бүген Казанда «Искәндәр» футбол-регби манежында «1000 яшь футболчы» социаль проектының мастер-класслар сериясе этабын ачу тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева, Рәис ярдәмчесе Равил Моратов, ТР спорт министры Владимир Леонов, «Рубин» ФК президенты Марат Сафиуллин һәм башкалар катнашты.

09.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фәне көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Чарада Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков кунак булды. Иртән Валерий Фальков һәм Рөстәм Миңнеханов Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында (Казан) булдылар.

Аннары ТР Фәннәр академиясе бинасында Россия Фәне көне уңаеннан тантаналы җыелыш узды.

09.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.

09.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында булдылар. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Казанга Россия Фән көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашу өчен килгән.

08.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Discover Events компаниясе идарәсе рәисе, Төркия халыкара күргәзмәләрне оештыручылар ассоциациясе Президенты Юныс Әте белән очрашуында халыкара күргәзмә эшчәнлеген оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек кысаларында да фикер алышты.

Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

08.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе рәистәше Ирина Гусева белән очрашты.

Очрашу ТР Министрлар кабинетында узды, анда шулай ук «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты..

08.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат районы Советының 2023 ел йомгакларына һәм быелгы бурычларга багышланган утырышында катнашты.

08.02.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат районында булды. Визитының төп максаты - 2023 ел йомгаклары буенча йомгаклау сессиясендә катнашу.

08.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа коры җир ашлык коридоры» компаниясе башкарма директоры Карен Овсепян белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Битләр: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>