Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Тышкы эшләр министры Бәдр бин Хәмәд Әл Бусади белән очрашты. Яклар Россия-Оман мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкара элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген билгеләп үттеләр.
Татарстанда 2025 елда юл эшләренә 79,2 млрд сумнан артык акча җибәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты белән киңәйтелгән очрашуда катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентка эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеёв белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта ИННОПРОМ Үзәк Азия пленар сессиясендә катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентка килде.
Ташкент Рөстәм Миңнехановның Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында булган өченче шәһәре булды.
Үзбәкстан коллегалары озатуында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары «Чирчик» технопаркы эше белән таныштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төштән соң Үзбәкстан Республикасының Нәвои шәһәренә килде.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда эш сәфәрендә.
Бүген Үзбәкстанга эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе Хакиме Ботир Зарипов белән очрашты.
Яклар махсус сәнәгать паркын төзү проектын гамәлгә ашыру динамикасы турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасына сәфәре кысаларында "Бохара сәнәгатен үстерү комплексы" махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Визитының төп максаты - "ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу.