Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ливия (Триполи) Югары Дәүләт Советы башлыгының беренче урынбасары Мәсуд Таһер белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча бөтендөнья ислам оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Адылбәк Касыймалиев белән очрашуында катнашты.
Очрашу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды. Киләчәктә берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү, икътисадый, фәнни, мәдәни тармакларда элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Оман Солтанлыгының Икътисад министры Сәид бин Мөхәммәд Әл Сакри белән очрашуында катнашты.
Очрашу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күчемсез милек күргәзмәсендә (International Property Market) катнашучылар стендлары урнаштырылган «Казан Экспо» ХКҮ павильонында булдылар.
Алар күргәзмәдә катнашучы компанияләр белән таныштылар, шул исәптән «Сувар Строит», «Ак Барс дом», СМУ-88, «Унистрой», «Татлифт» компаниясе, «Таткабель» һәм башкалар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Төркмәнстан халкының милли лидеры, Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов Russia Halal Expo күргәзмәсен карадылар.
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий белән очрашты. Очрашу «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышыннан соң узды.
Очрашуда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Волоколам митрополиты, Мәскәү Патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе Антоний, шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашты.