Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабугага эш сәфәре кысаларында яңартылган мемориаль комплекста булды.
Комплекс Хәтер мәйданында урнашкан. Бу урында беренче мемориал 1970 елда ук ачылган. Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм итүгә мәйдан реконструкцияләнде. Мемориал 1995 елның 9 маенда ачыла.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында муниципалитет тарафыннан сугыш елларында һәлак булган Алабуга сугышчылары мемориалына капиталь ремонт ясау буенча эскиз проекты әзерләнгән, махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларга обелиск куелган.
Шулай ук Гассар урамын яңарту барышында тыл хезмәтчәннәренә сквер өчен яңа мәйданчык ачылды һәм хәзер монда лаеклы иҗтимагый киңлек.
Рөстәм Миңнеханов Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Ул шулай ук МХО ветераннары белән очрашты, алар бүген ирекле халык дружинасы сафларында эшлиләр, иминлекне тәэмин итәргә булышалар.