Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Президенты Ибраһим Рәисинең фаҗигале үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты.
Бүген борынгы Болгар шәһәрендә Идел буе Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» бәйрәм чарасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук Россиянең башка дин әһелләре катнашты.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Пленар утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Россия Мөселманнарының үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин, РФ Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин һәм Россиянең башка күп кенә дин әһелләре катнашты.
Татарстанда бүгенгә язгы культуралар 1 млн.180 мең га мәйданда, ягъни планның 66%ы чәчелгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүматлар китерде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программасы турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 15 нче халыкара икътисадый форумы нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә XV KazanForum юбилей пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук, Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев, ИХО илләре җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Пленар утырышның темасы - "Россиянең һәм ИХО илләренең финанс һәм логистика инфраструктурасы".
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Тышкы эшләр министрының сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары Али Багери белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Иран делегациясе «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы чараларында катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәләстин дәүләте делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Фәләстин делегацияләренең, аерым алганда, Хеврон провинциясеннән KazanForum традицион кунаклары булуын искәртте.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында электрон сәнәгать өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек турында сессия узды, аның модераторы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов булды. Сессиядә катнашучылар импортны алмаштыру һәм илебезнең электрон сәнәгатенең технологик бәйсезлеген тәэмин итү буенча дәүләт бурычын үтәү контекстында микроэлектроника тармагы перспективалары турында фикер алыштылар.