Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Югары Осланда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты.
Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операция геройлары катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү паркында булды һәм Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, кайбер яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров Җиңү көнендә Казанның Арча зиратында җирләнгән совет сугышчыларын искә алдылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате.
Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнашу кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин белән очрашты. Яклар БРИКС саммитын Казанда уздыру, шулай ук Сәүдә-сәнәгать палатасының Татарстан һәм Иннополис белән уртак хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды.Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан завод хезмәткәрләре истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.
Солдатлар һәм офицерларның батырлыгы һәм каһарманлыгы, тылда фидакарь хезмәте аркасында безнең халык Туган илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген яклый алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында узды. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, хәрбиләр катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре, шәһәр һәм район башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнаша.