«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале кысаларында гармунчылар чыгышын бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тыңлады.
«Гармунчылар парады» - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре гармунчылары һәм үзешчән фольклор коллективларының бәйрәм йөреше.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казанның 1 Май мәйданында классик көйләр һәм заманча аранжировкалар башкарган иҗат коллективлары белән очраштылар.
Аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә катнашучы Максат исемле Пермь краедагы мәктәпнең 9 сыйныф укучысы, төрле мәдәни чараларда, шул исәптән «Уйнагыз, гармуннар!» республика фестиваль-бәйрәмендә актив катнашучы егеткә музыка коралы бүләк итте.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» 1985 елда узды. Шуннан бирле фестиваль ел саен үткәрелә.