Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» VII халыкара мотофестивалендә катнашты

30.08.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» VII халыкара мотофестивалендә катнашты.

Мотоколонна составында Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге 1 Май мәйданыннан Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкка кадәр барды. Биредә ул раритет мотоцикллар күргәзмәсе белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, «Ике Кремль» халыкара мотофестивале Казан өчен традициягә әверелде һәм Республика көне – 30 августка туры китерелде. Быел мотофестиваль 29-31 август көннәрендә уза, чарага Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дус илләрдән меңнән артык мотоциклчы җыела.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында программада - «Хәтер колоннасы» тантаналы мотопарады, сугыш чоры мотоцикллары күргәзмәсе, тарихи эпизодларны реконструкцияләү.

Төп чаралар 30 августта Игенчеләр сарае мәйданында узачак.

Фестиваль Татарстан Хөкүмәте, ТР ЭЭМ һәм Казан мэриясе ярдәмендә уздырыла. Аның төп бурычлары арасында - мотоцикл йөртү культурасын арттыру һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында ихтирамлы хезмәттәшлек итү юлы белән юл хәрәкәте иминлеген популярлаштыру, юлларда балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләрен куркынычсыз тотышын кисәтү.


ТР Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.