Алабугада төзекләндерелгән пляж зонасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.
Пляжны төзү һәм төзекләндерү эшләре 2022 елдан алып барылды. Проект сулыкларны чистартуны, дамба салуны, комны юу һәм төзекләндерү чараларын үз эченә алды. Электр белән тәэмин итү, тышкы яктырту, видеокүзәтү, күрсәтелгән территорияне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен монтажлау эшләре башкарылган.
Моннан тыш, ял итү өчен трибуналар монтажланган, медицина пункты булган павильон, кафе һәм санузеллар төзелгән, балалар мәйданчыгы җиһазландырылган, эскәмияләр, киенү кабиналары, коткару вышкасы, автомобиль һәм велосипед парковкалары, душлар, мәгълүмат стенды куелган.
Территориядә брусчатка салу эшләре башкарылган, фотозона оештырылган, яшелләндерү эшләре башкарылган. Пляжда көймәләр һәм катамараннар прокаты эшли.