Рөстәм Миңнеханов Республика көненә багышланган бәйрәм ат чабышларында булды

30.08.2025

Бүген «Казан» ат спорты комплексында Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чабышлары узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.

Конкурс буенча халыкара ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 160 ат чыгыш ясады. Турнир Россия ат спорты федерациясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Газпром СПГ-технологии» ҖЧҖ ярдәмендә оештырылды. Ярышларда җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Ат спорты федерациясе президенты Марина Сечина бүләкләде. 

Шулай ук бүген Казан ипподромы илнең иң дәрәҗәле ат чабышларын – Россия Федерациясе Президенты призына кабул итә. Ярышларда Россиянең 30 төбәгеннән 200гә якын ат катнаша.


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев