Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Федераль Собраниесенең Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе, «Россия халыклары ассамблеясе» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе Владимир Васильев белән очрашты.
Бүген Казанның "Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл" мәктәбендә, А. Бичурин урамындагы икетелле корпуста 2023-2024 уку елындагы эшчәнлек йомгаклары буенча «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр Илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында блокчейн технологияләре һәм криптоиндустрия өлкәсендә Kazan Cryptoforum 2024 тармак форумы старт алды. Аның максаты - криптоиндустрия үсешен законнар белән көйләү һәм тармакта катнашучыларның эшчәнлеге ягыннан синхронлаштыру. Форумда Россиянең эре майнинг компанияләре, блокчейн-проектлар эшләүче компанияләр вәкилләре, криптоинфлюенсерлар һәм фикер лидерлары җыелды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет һәм илнең социаль-икътисадый үсеше юнәлешләре буенча Дәүләт Советы комиссияләре утырышында катнашты. Чараны Россия Президенты Владимир Путин үткәрде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Компаниянең агымдагы елның беренче кварталындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Бүген Казанда «Мэрлар мәктәбе» федераль программасы модуле старт алды. Муниципаль кадрлар идарәче резервын үстерү программасы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) Югары дәүләт идарәсе мәктәбе тарафыннан Россия Президенты администрациясе белән берлектә эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Төп мәсьәлә - 2024 елның I кварталында Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре эшчәнлегенең йомгаклары һәм алга таба үсеш бурычлары. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре, шулай ук министрлыклар, ТР Рәисе Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Администрациясе җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Гадәттәгечә Россия шәһәрләреннән компанияләр һәм предприятиеләр вәкилләре нефть химиясе продукциясен эшкәртү, аккумуляторлар җитештерү һәм сәнәгать өчен башка инновацион проектлар өлкәсендә яңа технологияләр һәм юнәлешләр тәкъдим иттеләр.
Җәйге балаларны савыктыру кампаниясе Татарстанда 172 мең баланы үз эченә алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Татарстан Үзбәкстан партнерлары белән, беренче чиратта, икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Төбәкләре советы утырышында хәбәр итте.
Утырыш Ташкентта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәтт Мирзиеёв катнашында уза.