Алабугага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сәүдәгәрләр Алабугасы» тарихи паркын үстерү концепциясе белән танышты.
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, тарихи паркка карата быелга куелган бурычлар, коммуникацияләрне алыштырып һәм төзекләндереп, тулысынча үтәлгән.
Барлыгы ике мең метрга якын тротуар төзекләндерелде, искечә стильләштерелгән яктырткычлар алыштырылды, планлы рәвештә яшел зоналар төзекләндерелде, эре агачлар утыртылды.
Республика бюджетыннан алынган акчалар нәтиҗәсендә Говоров урамында, Яр буе, Зур Покров, Спас, Гассар һәм Казан урамнарында тротуарлар төзекләндерелде. Эш коммуникацияләрне алыштыру белән бер рәттән барды -су, җылылык һәм урамнарны яктырту челтәрләре.
Коммуналь инфраструктураны ремонтлау белән бер үк вакытта әһәмиятле иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләү буенча берничә проект гамәлгә ашырылды. Алар арасында мемориаль комплекс, Цветаева скверы һәм шәһәр пляжы.
Планда - Казан урамын, Балык мәйданын, Туйминская урамын төзекләндерү, Шишкин буасы буенча эшләрнең икенче чираты.
Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрне һәм тарихи территорияне алга таба үстерү проектларын югары бәяләде.